Теләче урта мәктәбе укучылары да чисталык икеайлыгына кушылды
Яз җитү, кар эри башлау белән җирдә кыш айлары буенча җыелган чүпләр чыга башлый. Яшеллек күренү белән, әлеге чүпләр тирә-юнебезне нык ямьсезләп тора.
Шуңа да үз тирәлегебезне матурлау һәм чистарту максатыннан 1 апрельдән районыбызда “Чисталык ике айлыгы” игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә гомум район өмәләре оештырыла. Шулай ук һәр оешма-предприятие үз биләмсен чистарта, чүптән арындыра. Теләче урта мәктәбе укучылары да әлеге айлыкка кушылды. Укучылар мәктәп территориясендәге кар өемнәрен таратты. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйды. Хезмәт дәресләре вакытында башкарылучы әлеге эш, укучыларга тәрбия чарасы да булып тора. Без яши торган тирәлек үзебезнең кулларда. Шуңа да балалар да моны аңлап, белеп үсәргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев