Теләче урта мәктәбе укучылары янә җиңү яулады!
«Анапа көт безне! Ура!» Президент спорт уеннарын да җиңү яулаган егет-кызлар бертавыштан шулай диде бүген.
Чөнки әлеге ярышларның төп бүләге, Анапа шәһәрендә узачак уеннарда Татарстан данын яклау. Теләче мәктәбе укучылары бу юлы бирегә барлыгы ике команда булып барачак. Хәтерләсәгез әле күптән түгел генә 5 "А" сыйныфында укучы егет-кызлар җиңү яулап кайткан иде. Инде менә бүген янә шатлыклы хәбәр! 2010-2011 елда туган егет-кызлар шәһәр командалары арасында беренчелеккә чыгып Чемпион калдылар. Кызу ярышлар 28-31 май көннәрендә Зәй шәһәрендә 12 команда арасында барды. Уңышларга килгәндә егетләр командасы жиңел атлетикада 1 нче урын, футбол да 1 нче урынны яуладылар. Кызлар өстәл теннисында 1 нче урынны яулады, жиңел атлетика да 2 нче урын, волейбол ярышында 3нче урынны. Гомумкоманда 1 нче урында!
Шәхси уңышларга килгәндә күптөрле (многоборье) спорт төрендә Муликов Данияр 1 нче урын, Сөнгатуллин Әмир 3 нче урынны, Гиниятуллина Жасмин 1 нче урынны яулады.
Шахмат ярышында Сөнгатуллин Әмир 1 нче урын.
Әлеге зур җиңүләрнең башында Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафиль Рефат улы Хакимов тора. Рафиль Рефат улы алны-ялны белми укучыларны ярышларга әзерләде. Нәтиҗәсе күз алдында. Киләчәктә педагогның үзенә, аның укучыларына тагын да зур җиңүләр насыйп булуын теләп калабыз!
Лилия Киямова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев