Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче урта мәктәбенең 2а сыйныф укучысы Багавиев Салават «Минем герой - минем гаилә» акциясендә катнаша

БАГАУТДИНОВ ДӘМИН БАГАУТДИН улы. Ул минем әтиемнең бабасы. Яшь каеннар яфрак ярган чакта, Яшь каендай зифа егетлэр, Ил бурычын иңнәренә салып, Утка төренеп, яуга керделәр...

Сугыш.... Нинди авыр, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, купме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Бабаебыз БАГАУТДИНОВ ДӘМИН БАГАУТДИН улы 1920 елда Балтач районы Нөнәгәр авылында ишле гаиләдә дөньяга килә (11 бала) Шуларныд 4 се сугышта катнашып, безнең бабай гына кире әйләнеп кайта. Ул 1939 елда хәрби хезмәткә киткән җиреннән сугышка китә. Польша җирләрендә азат иту операциясендэ катнаша, взвод командиры итеп беркетелә. Исән -сау әйләнеп кайтып, өйләнеп авылда яши башлый. 6 баласы була, барысыда авылда кала. Бабай 2002 елда арабыздан китә.... Бабаемны куреп белмәсәм дә, мин анын белән ГОРУРЛАНАМ! РӘХМӘТ БАБАЙ, ТЫНЫЧ КҮК ЙӨЗЕ ӨЧЕН!!!! ЯШӘСЕН ТЫНЫЧЛЫК🕊


#НашБессмертныйПолк
#УлемсезПолк
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилэ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев