Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Библиопикник» оештырган

Лагерьның ахыргы көнендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен, төрле кызыклар уеннар белән, «Библиопикник» оештырган.

 Китапханәчеләр шулай ук ​​"Китап ГТО"сы да  үткәргән. ГТО ның максаты: бер минут эчендә тиз һәм аңлы рәвештә әдәби текстның өзекләрен кычкырып уку. "Балалар бу конкурста кызыксынып,  мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң-иңнәрен билгеләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук лагерьның беренче көннән үк старт алган "Иң күп укучы" әдәби конкурсына нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Теләче районы "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары оештырган флешмоб та чараны тагын да җанландырып җибәрде.
Бу көнне искиткеч һәм дустанә атмосфера, елмаю һәм күңел ачу хөкем сөрде. Чара бүләкләр тапшыру белән тәмамланды", -диде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев