Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче үзенең көрәшчеләрен хөрмәтләде

22 декабрь көнне көрәшчеләребезне хөрмәтләү йөзеннән “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында районыбыз көрәшчеләрен хөрмәтләү чарасы булып үтте.

Беренчедән, әлеге тантананы үткәрү өчен сәбәп тә бар.  Икенчедән, ел азагында,  Яңа ел бәйрәме алдыннан иганәчеләребез ярдәмендә көрәшчеләребезне хөрмәтләү чарасы үткәрү районда матур традициягә кереп бара. Өченчедән, район яңадан торгызылганнан бирле көрәш районыбыз бренды булды һәм булып кала бирә. Әлеге фикерне берәү дә инкарь итәргә алынмас.

Иң элек тәүге тәбрикләү сүзләре белән көрәшчеләребезне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.  Һәм көрәшчеләргә, иганәчеләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, чарада көрәшчеләребезнең һәркайсына сүз бирелеп, уй-фикерләрен әйтү мөмкинлеге тудырылды. 

Бүләкләүләр һәм тәбрикләү сүзләре район мәдәният йорты артистлары - республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рафис Минһаҗев, Әлфия Поташова, Рада Әхмәтгаязова һәм Рәзилә Хәкимованың матур җырлары белән үрелеп барды. Баксаң, көрәшчеләребез арасында бик матур итеп гармунда, баянда уйнаучы һәм җырлаучы көрәшчеләр дә бар икән. 

Фәнил Гаязов

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев