Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә Бөтенроссия ярышлары бара

Бүген, ягъни 9 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары башланды.

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы билбау көрәше Федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин һәм башка күпсанлы районыбыз кунаклары катнашты.

Ике көн дәвамында турнирда 200 гә якын артык көрәшче көч сынашачак. Алар Казахстаннан, Россиянең бик күп төбәкләреннән, республикабыз шәһәр - районнарыннан килгәннәр. Шунысы игътибарга лаек, бил алышучылар арасында райондашларыбыз да бар. 

Бөтенроссия ярышларында катнашучылар бүген ирекле төрдә көч сынашсалар, иртәгә билбау көрәшенең классик төрен үз итүчеләр бил алышачак.

Хөрмәтле райондашлар, сезне бүген һәм иртәгә кичкә кадәр дәвам итәчәк мавыктыргыч көрәш ярышларын тамаша кылырга чакырып калабыз. Бөтенроссия билбау көрәше ярышларының барышы һәм җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев