Теләчедә чәршәмбе өмәсе узды
5 апрель көнне, санитар-экологик икеайлык кысаларында Теләче авылының үзәгендә, башлыча, Ленин урамында чәршәмбе өмәсе (халык аны шаяртып “средник” дип тә йөртә) үткәрелде.
Биредә район оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр хезмәт куйды. Алар кыштан калган барлык-чүп-чарны җыеп, себереп, Теләче авыл җирлеге тарафыннан куелган трактор әрҗәсендә төяп бардылар. Әлегедәй өмәләр дәвамлы булачак. Хөрмәтле райондашлар, санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә торган өмәләрдә актив катнашыйк. Яшәгән, эшләгән урыннарыбызда чисталык, пөхтәлек булдырып яшәүләргә ни җитә?! Иң мөһиме - пычратмау. Пычратмаган урын гына чиста була.
Фәнил Гаязов
#экояз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев