Теләчедә чыршы утлары кабынды
Районыбызда Яңа ел рухы хөкем итә.
Бүген үзәк ял паркында төп чыршы ачу тантанасы булып узды. Яңа ел костюмнарыннан булган хезмәт коллективлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Чараны оешма – предприятиеләр һәим авыл җирлекләре әзерләгән техника парады белән башланып китте. Килгән кунакларны район башлыгы Айрат Фатхуллин бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.
- Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга бик зур рәхмәт, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләрен, аларның гаиләләренә һәм якташларыбызга ярдәмне әзерләүдә булышкан райондашларыбызга зур рәхмәт. Киләсе 2026 ел уңышлы, матур ел булсын. Һәммәгезгә дә тынычлык, иминлек телим, – диде ул сүзен тәмамлап.
Чыршы ачу бәйрәме сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте.
Зөлфия Ибраһимова.
Бәйрәм мизгелләре Эльмира Котдусова фотоларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев