Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә «Яшь оста - 2024» төбәк балалар чемпионатының муниципаль этабы узды

Бүген, 3 номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Яшь оста - 2024” төбәк балалар чемпионатының муниципаль этабы узды.

Районның балалар бакчаларыннан килгән 26 бала үз белемнәрен төрле һөнәрләр буенча күрсәтә алды  (  «Пешекче эше», «Декаратив - кулланма сәнгать», «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы", «Рәсем сәнгате», «Кондитерлык эше"). 

 

Һәр катнашучы өч сынауда (модульләрдә) катнашты.  Беренче модуль һөнәр турында сөйләү, жюриның өстәмә сорауларына җавап бирү, әлеге компетенция буенча кирәкле предметларны сайлау. Калган модульләрдә балалар үзләренең практик күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Мәсәлән, "Кондитер эше" компетенциясе мәйданчыгында яшь, әмма оста кулинарлар үз рецептларын һәм салатлар әзерләү серләрен тәкъдим иттеләр, тәмле сэндвичлар  һәм коктейль ясадылар. Нәтиҗәләр буенча чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. 

Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саннарында укый аласыз. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев