Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә көрәшчеләр концерт куйды

30 апрель көнне район мәдәният йортында хәйрия концерты буларак тәкъдим ителгән тамаша бүген өлешчә мобилизациядә булган якташларыбызга ярдәм итү максатыннан оештырылды. Өч сәгатькә сузылган концертта көрәшчеләребез биеде, җырлады, нәфис сүз сөйләде. Баксаң, көрәшчеләребез келәмдә генә түгел, сәхнәдә дә ут уйната икән. Булганнан бар да була диюләре хактыр.

Күркәм тамашаны  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов та карады.

Шулай ук чарага бүген махсус операциядә булган якташларыбызның әти-әниләре, хәләл җефетләре дә чакырулы иде.

Концерт азагында тамашачылар көрәшчеләребезне басып алкышлады.

Район, республикабыз тарихында хәйрия концерты форматында беренче тапкыр тәкъдим ителгән көрәшчеләр концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев