Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчеләр кабат гуманитар ярдәм йөге озата

Бүген теләчелеләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм озата.

Махсус операциядә катнашып, туган илебезне яклаган егетләребезгә волонтерлар даими рәвештә гуманитар ярдәм илтә. Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Әлеге изге эштә катнашкан, битараф калмаган һәр райондашыбызга зур рәхмәт! 

-  Барлык райондашларыбызга рәхмәт әйтәсем килә,  – диде район башлыгы  Нәҗип Хаҗипов.   Хәзерге вакытта җыелган ярдәмне төяү эшләре бара, без аны бүген төнлә алып китәргә планлаштырабыз. Мин үзем дә озата барачакмын.  Ир-егетләребез безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!

Изге күңелле райондашлар ярдәме белән кабат гуманитар йөк тупланды һәм  Теләче волонтерлары кабат юлга кузгалачак. Җаваплы, ерак юлга чыгып киткән райондашларыбызга  хәерле юллар телибез!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев