Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйгесе узды
Бүгенге көндә экологик проблеманың кискен торуы хакында барыбыз да хәбәрдар. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия.
Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү әти – әниләрнең дә педагогларның да изге бурычы. Әлеге максатны алга куеп эшләүче Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла. Әйтик үткән ел азагында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “IV Сәнгать аша –яшеллек иленә” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. 2024 елның 1 ноябреннән 25 декабернә кадәр барган бәйгегә 24 видео материал кабул ителде. Жюри билгеләп үткәнчә, Мамадыш, Саба , Теләче, Арча, Кукмара, Питрәч районнарының балалар бакчаларыннан килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларда туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган. Театрлаштырылган куелышларны бәяләү критерийларына килсәк, аларның экологик тематикага туры килүе, конкурста катнашучыларның тамаша кылу һәм артистлык осталыгы, сәхнә культурасы (чыгыш ясау сыйфаты, текстны белү, костюмнар, атрибутикалар булу) исәпкә алынды.
Шунысы сөендерде, куелышларның темалары актуаль, кызыклы, куелган критерийларга туры килерлек итеп сайланган. Махсус жюри тарафыннан җибәрелгән эшләргә бәяләмә бирелгәннән соң, җиңүче дип табылган балалар бакчасы тәрбиячеләрен үзебезнең бакчага йомгаклау турына чакырдык. Коллективта эшләүче барлык хезмәткәрләр белән берләшеп, килгән кунакларга экологик сәяхәт ясаттык. Бакчабызның барлык төркеме, бөтен почмагында кызыклы тукталышлар булдырып, кунакларыбызның экологик белемнәрен арттыру, алардан да үзебезгә тәҗрибә туплау өчен мөмкинлек булдырдык. Бәйгедә җиңүче кунакларыбызга бигрәк тә Теләчебезнең дүрт чишмәсеннән алынган суын татып карау, шул сихәтле су белән тәҗрибә ясау, районыбыз болыннарыннан җыелган шифалы үләннәрдән чәй ясау серләренә төшенү,киптергән үләннәрдән гербарий төзү, районыбызның авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан гамәлгә ашырылучы “Агро” проекты һәм микрояшеллек үстерү мастер – класслары тукталышлары күңелләренә хуш килде.
Шулай ук экологияне саклау эшчәнлегендә бакчабызның әти – әниләре дә бик актив катнаша. Эко чиста продукцияне өйдә ни рәвешле җитештерү осталыгы буенча Касыймова Энҗе үз тәҗрибәсе белән уртаклашса, чиста агачны телемләргә кисеп, аннан төрле матур эшләнмәләр ясау буенча Ахметвалиева Алинә чыгыш ясады.
Әлегедәй глобаль проблеманы яктырткан республикакүләм бәйгене оештыручылары буларак без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы канәгатьлек хисе кичердек һәм киләчәктә бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләр эшләргә алынырга ниятлибез. Бүген бу проблема бишектәге баладан алып өлкән буын кешесен дә борчырга тиеш, чөнки планетабызның киләчәгенә куркыныч яный. Без Җир анабызны ата-бабаларыбыздан мирас итеп алмадык, без аны киләчәк буыннардан бурычка алып торабыз. Шуңа күрә җиребезне күз карасыдай сакларга кирәк.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев