Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең тарихчысы китте...

Теләчедән кайгылы хәбәр килде – шушы төбәкнең мөхтәрәм кешесе, җирле тарихчы Сәлмән Гыйльмиев бүген бакыйлыкка күчкән. Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек – Аллаһка кайтабыз! Гаиләсе, туган төбәге, милләт өчен зур эшләр эшләп калдырган Сәлмән Миңлегали улының яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын...

Сәлмән белән без якташлар, ул Саба районының Сатыш авылыннан, мин – Сабайдан, икебезнең дә аталарыбыз сугышта катнашкан, үзебез сугыштан соң туган буын. Без бер-беребезне утыз елдан артык белсәк тә, якыннан аралашып китүебез моннан биш ел элек, Казанда, татар конгрессында Сәлмән Гыйльмиевның китабын тәкъдим иткәндә булды. Аның Фәнил Габдрахманов белән бергә язган “Сатыш – гасырлар аша. 1170 – 2017” дип аталган 670 битлек саллы бу китабы Сатыш тарихы турында гына булмыйча, Саба-Теләче төбәге турында гаять бай мәгълүматлы документаль хезмәт иде. Мин аны җентекләп өйрәндем, конгресстагы очрашуда чыгыш та ясадым, минем үземнең дә әбием узган гасыр башында Сатыш авылына мишәр якларыннан килен булып төшкән иде. 1921 елда әбинең гаиләсе ачлыктан үлә һәм ул безнең авылга килеп урнаша...
Соңгы биш ел вакыт эчендә без Сәлмән Гыйльмиев белән бик нык аралашып яшәдек, чөнки безне төбәк тарихы берләштерә иде. Заманында укытучы, Сатыш урта мәктәбе директоры, Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе, Саба-Теләче-Әгерҗе районнарында зур оешмаларның башлыгы булып эшләгән Сәлмән җаны белән тарихчы иде, һәм форсат чыгу белән, ул бу өлкәгә башы-аягы белән кереп чумды. Яратып, бик нык өйрәнеп, белеп язды Сәлмән Гыйльмиев туган як тарихын! Аның 2020, 2021, 2022 елларда бер-бер артлы Теләче тарихына багышланган берничә китабы дөнья күрде, “Теләче. Үткәне һәм бүгенгесе” дип аталган китабы узган ел ике телдә басылып чыкты, аны русчага кызы Ания Гыймаева тәрҗемә итте. Теләче бер чорда урыс авылы булган, алар биредә хәзер дә шактый. Шуңа күрә Сәлмән, тарихчы буларак, төбәктә яшәүче ике халыкның да үткәннәрен тигез яктыртты, хәтта юкка чыккан авылларның да тарихын язды.
Сәлмән гаиләсе белән, үз хуҗалыгында Теләчедә яшәде, әмма бу китапларын язганда, бигрәк тә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлаганда, көн аралаш диярлек Казан архивларына барды, һәр кешене документлар нигезендә, исемләп барлады, хәтта ташландык зиратлардан сугыш ветераннарының каберләрен эзләп табып, аларны гомум исемлеккә кертте. Ә мин Теләчегә кайтканда, без татар авылларында борынгы кабер ташларын эзләп таптык, тарихи урыннарда булдык, авылларны гиздек, төбәк тарихчыларын барладык, оештырдык, алар белән махсус очрашулар уздырдык, планнар кордык, эш бүлештек... Бу елларда без Сәлмән Гыйльмиев белән Саба районының Сатыш, Юлбат, Олы Кибәче авыларында, Мамадыш районының Албай, Югары Кыерлы авылларында, Теләче районының Төрек-Тәмте, Тәмте-Мәтәскә, Ключище, Ямбулат, Иске Җөри авылларында булдык, Теләче музеенда, “Туган авыл” мәдәни үзәгендә төбәк тарихчылары белән очрашулар уздырдык.
Сәлмән Теләчедә озак еллар ветераннар оешмасын җитәкләде, ә инде соңгы елларда тулысынча диярлек төбәкчеләр белән эшли башлады, татар краеведларының җирле оешмасын җитәкләде. Әле аның планнары күп иде, үзе барлаган, белгән тарих нигезендә, әдәби әсәрләр дә язып карарга нияте бар иде. Ул елдан артык яман чир белән көрәште, Казанда берничә катлаулы операция ясатты, аларны ирләрчә сабырлык белән кичерде, тереләсенә өмет иткәндә, инсульт китереп бәрде. Моннан бер ай элек телефоннан сөйләштем, соңрак очрашырбыз әле, диде, мин бу көннәрдә Теләчегә кайтканда, ул инде реанимациядә иде. Һәм менә бүген үлгән хәбәре килде... Изге җомга көнендә җаны бакыйлыкка күчте, тәне җир куенына кереп ятты... Җәмәгате Ләйлә ханымның, өч баласының, оныкларының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, аларга сабырлыклар телибез! Гаиләсенә, кешеләргә, халкына эшләгән яхшылыклары нигезендә, изге гамәл-гыйбадәтләре хакына, аның өчен кылган ихлас догаларыбыз бәрабәренә, Аллаһы Тәгалә Миңлегали улы Сәлмәннең рухын шат кылсын, бәндәчелек белән белеп яки белмичә эшләгән гөнаһларын кичерсен, яткан җире нурлы булсын! Ул Теләчене китаплы итеп китте, инде Теләче халкы да аны онытмас, тарихчысы итеп, дога белән искә алыр, ин шәә Аллаһ!

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
11 август, 2023 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев