Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче бер көрәшчесен «югалтты»...

Соңгы елларда Теләче командасы өчен көрәшкән танылган көрәшчеләрнең берсе - Россиянең спорт остасы Шамил Локманов - үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә 6 яшьтән алып көрәш һәм билбаулы көрәш секциясенә чакырып, игълан урнаштырган.

 Түбән Каманың М.Җәлил исемендәге 1нче номерлы гимназиягә чакырган ул аларны. Әлбәттә, "Теләчедән киттеңме әллә, Шамил?" дигән сорау туды.

- Әйе, үз теләгем белән киттем. Үземнең туган ягымда көрәш тренеры буласы килә, Аллаһы боерса. Тренер булып эшли башларга дигән уй туды. Чөнки көрәшүен тагын бер еллап көрәшсәм, җитәр дип уйлыйм. Яшь бара бит, - дип белдерде 30 яшьлек батыр "ШК" хәбәрчесенә. - Аннан килеп, үземнең туган ягым - Түбән Кама өчен көрәшеп китәсем килә. Беренче җиңүләрем шунда яуланды бит.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/telche-ber-krshchesen-yugaltty

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев