Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Теләче» газетасы «Китап» радиосы белән берлектә Баландыш авылында Кичке уен уздырды

Кичке уенның максаты - төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү, Теләче районы газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату, ди баш мөхәррир.

Баландыш авылындагы Кичке уен бәйрәмен «Китап» радиосы белән берлектә уздырыла. «Теләче Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин бу бәйрәмне татар халкының милли мирасын саклау елы уңаеннан һәм авылда гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан оештырылуын әйтте.

«Кичке уенның максаты - төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү, Теләче районы газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату. Бүләкләр арасында төрле авыл хуҗалыгын алу өчен сертификатлар, әтәч, ашлык, печән һ.б. бар. Авыл халкына бәйрәм рухын тудыра алдык дип уйлыйм», - диде Ленар Хуҗин.

Ул райондагы абунәчеләр, матбугатны укучыларыбызга да рәхмәтен җиткерде.

«Газетабыз уңышка иреште дип саныйм, 1300 данә белән чыга. Тиражыбызны арттыру өстендә эшлибез. Моның өчен төрле проектлар алып барыла. Җитәкчелеккә, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка рәхмәтлебез. Алар безгә матди яктан да, рухи яктан да булыша», - диде ул.

Аның әйтүенчә, өч ел язылучылар арасында бозау уйнатканнар. «Быел колын уйнатабыз», - диде ул.

«Районда авыл тормышы, авыл хуҗалыгы яңалыклары яктыртыла. Кайсы гына өлкәне алсак та, Теләче районында тырыш, хезмәт сөючән, мәдәниятне якын итеп, гореф-гадәтләргә тугры калган халык яши», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • ​​«Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен»да «Урсал тау» җырын башкарды.

​​Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/telace-gazetasy-bas-moxarrire-raionybyznyn-in-zur-bailygy-tyrys-xalkybyz-5857441

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев