Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды

24 нче март көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

  1. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.
  2. “Теләче муниципаль районының 2021 нче елда бюджет үтәлеше турында”
  3. Теләче муниципаль район Советының 2021 нче елның 15 нче декабреннән булган  “Теләче муниципаль районының  2022 нче елга һәм 2023 - 2024 нче еллар план чорына бюджеты турында” карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында
  4. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Контроль-хисаб палатасының 2021 нче елда эшчәнлеге буенча отчеты турында” һәм башка мәсьәләләр.

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Теләче муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе А.Ф. Хафизовлар  чыгыш ясадылар.     

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев