Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Теләче кунаклары!

Бәхет-шатлыклары, борчумәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, районыбызның яңадан торгызылуының 30 еллыгы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тәмамланып килә. Яңа елны үзгә бер тойгылар белән каршылыйбыз: башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйбыз, киләчәккә өметләр белән карыйбыз.

Узып баручы елда, без зур ышаныч белән, сынауларны уңышлы үттек дия алабыз. Табигать шартлары игенчеләребез өчен бик уңайлы булмады. Корылык планнарны үзгәртте, хуҗалыкларның финанс мөмкинлекләрен чикләде, техника сатып алу, төзелеш алып бару бермә-бер авырлашты. Нинди генә милек формасында эш итүләренә карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышлату чоры өчен җитәрлек дәрәҗәдә терлек азыгы әзерли ады. Җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Алан” ширкәтләрендә төзелгән азык әзерләү үзәкләре сөтне артыграк җитештерергә мөмкинлек бирде. Хәзер бу хуҗалыкларда сөт саву заллары булдыру хыялы белән яналар. “Игенче”дә комплекс төзелешенең җир эшләре бетеп, нулевой циклга чыгарылып калдырылса, “Алан”да юридик кәгазьләр рәсмиләштерелә. Быел җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә дә комбиазык әзерләү үзәге төзелеп, файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Быел районга кергән яңа инвестор - җаваплылыгы чикләнгән "Август-Теләче” ширкәте 600 млн. сумнан артык инвестиция кертте. Шуның 100 млн. сумы Үзәк бистәсе янәшәсендә монтажланган ашлык киптерү заводына туры килә. Киләсе елда биредә ашлык чистарту җайланмасы да төзеләчәк.

Терлекчеләребез дә үз вазифаларын матур гына үтәп, елны сөт җитештерү буенча 101% үсеш белән тәмамлыйлар.

Социаль учреждениеләребез, халыкның көндәлек тормыш шартларын күздә тотып, зур эшләр башкардылар. 2021 елда төзелеш, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт тамакларында барлык республика программаларын да тулысынча һәм сыйфатлы итеп тормышка ашыра алдык. Авылларда, район үзәге Теләчедә яңа йортлар, Шармыш авылында фельдшерлык-акушерлык пункты, Баландышта авыл җирлегенең административ бинасы, ял паркы һәм җитештерү объектлары төзелде, Лесной бистәсендә балалар бакчасын, Айдар авылында мәдәният ортын яңарту буенча колачлы ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылды. Олы Нырсы, Шармыш, Лесной авылларына бара торган юллар төзекләндерелеп, асфальт түшәлде, аерым торак пунктларга яңа суүткәргечләр салынды һәм бик күп спорт мәйданчыклары ачылды. Теләче елгасының яр буен теләчелеләрнең иң матур ял итү урынына әверелдерү өчен күп эшләр башкарылды. Яр буен төзекләндерү эшләре киләсе елларда да дәвам итәчәк. Алдагы елларда Теләченең үзәк ял паркында да реконструкция эшләре башлап җибәрү планлаштырыла.

Теләче районы икътисады киләсе елга ышанычлы адымнар белән керә. Сәнәгатьтә үсеш күзәтелә, шәхси эшмәкәрлек, авылларда шәхси хуҗалыклар үсә. Яңа җитештерү мәйданчыклары барлыкка килүенә зур өметләр баглыйбыз. Чөнки ул - безнең киләчәгебез. Безнең районның тотрыклы рәвештә үсүендә һәрбер теләчеленең өлеше зур. Чөнки кечкенә ватаныбызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту максатында бергә һәм бердәм булдык. Проблемаларга битараф калмавыгыз, аларны чишүдә ярдәм итүегез өчентзур рәхмәт. Теләче төбәген яратып, биредә хезмәт куйган һәм эшләвен дәвам итүче барлык кешеләргә ихлас рәхмәтлемен.

Узып баручы елда ирешкән уңышларыбыз, ә алар һәр өлкәдә бар, яңа җиңүләргә, яңа казанышларга рухландырсын. Ирешелгәннәрнең нигезен ветераннарыбыз, өлкән буын вәкилләре салуын онытырга ярамый. Алдагы елда да Теләчебез – уртак йортыбыз тагын да матуррак, ямьлерәк һәм уңайлырак булсын өчен без сезнең белән бар көчне куеп эшләребезгә өметләнәм.

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы булачак 2022 елда безне мөһим һәм киң колачлы эшләр көтә. Якынлашып килүче елда да масатчан республика һәм федераль программаларда катнашу буенча эшне актив дәвам итү күздә тотыла. Шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлау, клублар, ФАПлар төзүне, юлларны тәртипкә китерү һәм башкаларны дәвам итәчәкбез. Гомумән, Яңа 2022 елга да безнең планнарыбыз зурдан.

Бу көннәрдә Теләчебез, авылларыбыз бәйрәмчә бизәлгән утлары белән балкып тора, Теләче ял паркына килүчеләрне биеклеге - биш, озынлыгы - егерме метр булган республикадагы иң зур Юлбарыс сыны каршы ала. Һәр гаилә шатлыклы мәшәкатьләр белән яши.

Барыгызны да ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән тәбриклим. Шулай ук Раштуа бәйрәме дә үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәтләү бәйрәменә әверелсен. Сезнең барыгызга да һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф телим, хөрмәтле райондашлар!

Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев