Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче урта мәктәбе укучылары үзләренең уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр

Алар укуда гына түгел спортта да сынатмыйлар. Кичә «Юность» мәктәп спорт клубы командасы, тренерлары Хакимов Рафиль Рефат улы җитәкчелегендә, Лениногорск шәһәренә, мәктәп клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабының финал уеннарында катнашырга киткән иде.

Һәм менә бүген мәктәбебез командасы зур җиңү белән әйләнеп кайтты. 14 команда арасыннан Теләче урта мәктәбе командасы 2 урынга лаек булды. Аерым спорт төрләрен алганда урыннар болайрак урын алды: бадминтон буенча егетләр командасы – 3 урын, кызлар командасы – 4, баскетбол 3*3 уенында егетләр һәм кызлар командасы 5 урында, җиңел атлетика һәм эстафета – 5 урын, йөзү буенча кызлар командасы – 3 урын, егетләр командасы – 2 урын. Шулай итеп команда 2 урында! Әлеге зур җиңү белән команданы һәм тренер Рафил Рефат улын котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев