"ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге " Чын хуҗабикә" дип исемләнгән бәйге игълан итә!
Тиздән 8 нче март – Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме җитә! Шул уңайдан, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге " Чын хуҗабикә" дип исемләнгән бәйге игълан итә!
Бәйгедә катнашуның шартлары түбәндәгечә: өегездә берәр милли ризык әзерләп, аны әзерләү процессын видеога төшереп безгә 7 мартка кадәр җибәрергә кирәк. Милли киемнән булсагыз, тагын да яхшы, әмма мәҗбүри түгел!
Бәйгегә нәтиҗәне 8 март көнне, махсус җюри ярдәмендә ачыкларбыз. Җиңүче 9 март көнне Кәрим Тинчурин театрында узачак спектакльгә ике кешелек билетка ия булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев