Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы бәйрәме»

Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

Район үзәгендәге Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасында үткәрелгән "Карга боткасы" бәйрәме шушы юнәлештәге чараларның берсе булды. Бәйрәмгә әзерлек вакытында балалар халкыбызның шигырь-җырларын, уеннарын өйрәнделәр. Бәйрәм көнендә һәрберсе шул осталыкларын күрсәтергә тырышты. Йоладагыча "өйдән-өйгә" йөреп, ботка пешерер өчен ярма һәм башка сыйлар җыйдылар. Ә  Миләүшә белән Жанара  әби, "карга боткасы" пешергән арада «Түбәтәй», «Кайнар бәрәңге», «Очты-очты» кебек уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахыры карга боткасыннан авыз итү белән тәмамланды, балалар рәхәтләнеп сыйлады. Соңыннан бергәләшеп "дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар" дип, теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев