Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тематик көн янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кабатлаудан башланды

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында, үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән, профилактик чаралар узды.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тематик көн янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кабатлаудан башланды. Тәрбиячеләр ут белән шаяруның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, дидактик уеннарда кагыйдәләрне беркеттеләр. Шәфкать туташы Э.Х. Билалова « Гадәттән тыш хәлләр шартларында зыян күрүчеләргә ярдәм итүне оештыру һәм күрсәтү, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү» дигән әңгәмә үткәрде  һәм практик күнекмәләр күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев