Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тематик сәгать үткәрделәр

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.

Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улының исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык,  Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев