«Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде
18 март көнне Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Бу конкурсның максаты - балалар арасында укуны пропагандалау, укучыларның күзаллауларын киңәйтү, талантлы укучыларны эзләү һәм аларга ярдәм итү. Конкурста 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Алар Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бу конкурста Баландыш төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Саруханян Милена, Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә һәм Иске Җөри урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәттахова Дилбар җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев