Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терәгебез - Аллаһ биргән бүләгебез

Һәркемнең үз сукмагы, үзе сайлаган юлы бар. Менә шул сукмак-юллардан адашмыйча бару өчен һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк.

Әйе, яшерен-батырын түгел, гаиләдәге мәшәкатьләр, балаларны тәрбияләү, ашату, өйне чиста тоту, тавык чүпләп бетермәслек өй эшләре хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әлбәттә, янәшәңдә сине аңлый торган терәгең - яраткан ирең булганда гына боларны җиңеп чыгып була. Авырлыклар килгәндә сабыр булучы, шатлыккуанычлы көннәрдә җылы караш бирүче, һәрдаим безнең терәгебез булып торучы, балаларыбызның яраткан әтисе, минем җәмәгатем - Мөхәммәтем бар. Гаилә тормышы - кеше өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул гомер юлын 16 ел бергә атлыйбыз, Әлхәмдүллилләһ. "Ашың, пешергән бәлешләрең бүген бигрәк тәмле булган" дип мине үсендереп торучы ир булса, балаларга таләпчән, сабыр, шул ук вакытта үрнәк булган Әти дә ул минем Мөхәммәтем. А л л а һ ы Т ә г а л ә г ә ч и к с е з шөкерләребез, безне сөендереп, Аллаһ биргән биш балабыз үсеп килә. Киләчәктә дә аларның иман байлыкларын биреп, куанычларын, игелекләрен күреп, Аллаһка сәҗдә кылып яшәргә язсын.

Мөхәммәт гаиләдәге балаларга гына түгел, мәктәп укучыларына да югары белемле, таләпчән укытучы. Армиядә чыныгу алган ир-ат буларак, үз эшенә җаваплы, намус белән карый. Иске Җөри урта мәктәбендә 26 ел укучыларга математика фәненнән төпле белем бирә. Укучылар аны катлаулы фәнне гади, аңлаешлы итеп аңлата белүе өчен ярата. Алай гына да түгел, күп еллар дәвамында физкультура укытучысы буларак, спортка мәхәббәт тәрбияли. Фәләхиев Мөхәммәт Йосып улы укыткан, тәрбияләгән укучылар математика фәне буенча да, спорт юнәлешендә дә зур уңышларга иреште. Хезмәтен дә күрә белделәр: күп кенә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрының грамотасы, Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличныгы медаленә лаек булды, Әлхәмдүллилләһ. Иске Җөри урта мәктәбе коллективы да Мөхәммәт Йосыповичны бик хөрмәт итә.

Ул үтә дә җаваплы һәм саваплы эшне дә башкара: 24 ел Иске Җөри авылы имамы булып торуы белән Терәгебез - Аллаһ биргән бүләгебез авыл халкының ихтирамын яулады. Авылның яше-карты, хәтта тирә-як авыллардан да аның янына киңәш сорап киләләр. Кечкенәдән дини тәрбия алып үскән Мөхәммәт Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы, Казан шәһәренең Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсендә алган белемнәре һәм һәрдаим укып-өйрәнеп торуы белән сүзен төпле итеп әйтә белә, эшен намус белән башкара. Искиткеч зур төгәллек, зур сабырлык сорый торган хезмәтне нечкә күңелле, йомшак табигатьле, үтә дә сабыр кеше генә шулай эшли ала.

Гомеренең уртасына җитеп килүче, 23 августта 50 яшен тутыручы Мөхәммәткә Йосып әтиебез, Гәүхәрия әниебез, энеләре Исмәгыйль белән Ибраһим, әбиең Гөлфия, бабаң Әхмәтгаян, аларның гаиләләре бик рәхмәтле. Чөнки һәркайсына олы терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә ул.

Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур гамәле, изге эше калырга тиеш. Тырыш, тыйнак, үтә дә сабыр Мөхәммәтнең дә үзе дә, эзе дә, изге эше дә, гомере дә матур калыр, Иншәаллаһ.

Без барыбыз да: әти-әни, әбиеңбабаң, Исмәгыйль һәм Ибраһим гаиләләре, аның җәмәгате мин – Алсу да, балалары Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир, Зөбәер дә яраткан кешебезне - Мөхәммәтебезне 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, тигезлек белән балаларыбызның игелеген күреп, күңел тынычлыгында яшәвен телибез. Аллаһы Тәгаләдән сиңа гомернең куанычлысын, бәхетнең татлысын, хезмәтнең нәтиҗәлесен, гаиләнең бердәмен, Аллаһы Тәгалә сәҗдә кылып биргән гомеребезне матур итеп игелектә, изгелектә, хәерле тормышларда үткәрергә язсын диеп изге теләк-догада калабыз. Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Йөрәгеңдә һәрчак Аллаһ,

Телеңдә Коръән сүрәләре,

Күңелеңдә - иман,

Барган юлың булсын ислам.

 

Алсу Фәләхиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев