Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара

Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 5 маддәсе «б» пункты белән беркетелгән.

Агымдагы елда әлеге эш югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:

Техник карауны үтү өчен юридик затлар тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була: - техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы; - техниканың теркәлү таныклыгы. Бу документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый. Трактор һәм үзйөрешле машина белән идарә итүче шәхес, үзенә беркетелгән техниканы эксплуатацияләү вакытында, аның төзеклегенә, янында булырга тиешле документларның: тракторчы таныклыгы, тракторның һәм тагылма арбаны регистрацияләү таныклыгы һәм аларга техник карау узган таныклыклар, иминиятләштерү полисы барлыгына тулысынча җавап бирә. Чөнки ул шунсыз юлга чыгарга тиеш түгел. Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар узгәрмәде. Техника берәмлегенә дәүләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум. Ягъни берәмлек техникага түләү күләме 700 сум була.

Хәмит Назиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев