Тәүге утырыш
5 сентябрь, көнне район Советының утырышлар залында Совет армиясе сафларында, Россия Федерациясе Кораллы Көчләр составында хезмәт иткән райондашларыбызның Сугышчан туганлык төркемнәрен булдыру уңаеннан тәүге утырыш булып узды.
Район җитәкчексе Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган утырышта әлеге төркемнәрнең координацион Советын оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта төрле елларда төрле гаскәрләр составында хезмәт итеп кайткан Александр Ибушев, Рифкать Зиннәтуллин, Рөстәм Нуруллин, Ирек Исмәгыйлев һәм Айдар Галимҗановлар чыгыш ясады. Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов әфган сугышында катнашкан ир-егетләребезнең, чик сакчыларының, Диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең, десантчыларның бердәм булуларын, әледән-әле очрашып торуларын, әмма составында хезмәт итүчеләрнең актив булмауларын билгеләп үтте.
- Күрше районнарда моның күркәм үрнәге бар. Бу бер-берең белән аралашып, хәл белеп тору һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, тарихи хәтерне яңарту, киләчәк буыннарга җиткерү өчен кирәк. Без моны һичшиксез оештырырга тиеш, бу эш киләчәк буын өчен дә кирәк, - дип белдерде район җитәкчесе.
Соңыннан, утырышта катнашучыларга ут-күршеләребез Балтач районында Сугышчан туганлык төркемнәре тарафыннан булдырылган Сугышчан дан һәм Хәтер паркы турында видеофильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев