Тизлек арттыру - юньлегә илтми
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин билгеләп үткәнчә, быелның ике аенда районыбыз юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда сигез кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Үлем-җитем очрагы теркәлмәгән.
Узган кыш халык күңеленә бураннарга, карга бай кыш буларак кереп калды. Бертуктаусыз уйнаган кар бураннары, юл буйларында тупланган кар өемнәре юл хезмәте, коммуналь хезмәт оешмалары хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Иң беренче чиратта, алар федераль, республика һәм районкүләм дәрәҗәдәге юлларны кардан чистартырга тырыштылар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең даими кисәтүенә, юллар ябылып торуга карамастан, бериш йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, әлеге юлларның ябылган участокларына кереп, карга батып, машиналарын юлда калдырырга мәҗбүр булдылар. Шул рәвешле, алар юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырдылар, зур тырышлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, юлларны чистартырга алынган юл хезмәткәрләренә нык комачау иттеләр.
Мисал өчен, быелның өченче гыйнварында 00.45 сәгатьтә М7 “Волга” юлының 898 чакрымында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтен карап үтик. Мерседес Бенц Вина автомобиле йөртүчесе, Армения Республикасы гражданины Казаннан Чаллы шәһәренә бару юнәлешендә Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пунктларын тупас бозып, куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче тизлек белән хәрәкәт итеп, машиналар арасындагы дистанцияне сакламыйча, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юл кырыена туктаган МАЗ автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, Мерседес Бенц Вина автомобиленең йөртүчесе һәм дүрт пассажир.
Күрүебезчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер генә очрагы да юньлегә алып бармый. Аларның күбесе фаҗига, борчу, кайгы-хәсрәт, тән җәрәхәте алу, үлем-җитем белән тәмамлана. Хөрмәтле райондашлар, юлларда, аеруча кышкы юлларда йөргәндә сак булыйк. Быелгысын исән-имин чыксак та, хәерле гомерләр насыйп булса, аның алдагы елдагылары да бар бит әле. Алны-артны карап, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөргәндә дә әле ул таманга килә.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев