Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәмле ашлар җырчысы

Теләче төбәге уңган, тырыш, талантлы кешеләр белән дан тота. Танылган галимнәр, язучылар, җырчылар, композиторлар, спортчылар Теләче данын еракларга тараталар. Ә менә алар арасында татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов та барлыгын райондашларыбызның барысы да белә микән?

Юныс Әхмәтҗанов 1927 елда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Аш-суга хирыслык аңа әнисеннән күчкән. Әнисе Зәйнәп апа  тирә-юньдә дан тоткан аш-су остасы була. Борынгы татар ризыкларын барлап эзләнгәндә әнисенең пешерү ысулларын да теркәп бара булачак оста. Юныс Әхмәтҗанов- татар халык милли ашлары традицияләрен китаплар аша, тырыш хезмәте аша   халыкка кайтарган ашчы-галим. 1959 елда  аның  «Татар халык ашлары» исемле беренче китабы чыга. Бик тиз арада бу «тәмле китап» һәр татар гаиләсенең өстәл китабына әйләнә.   Заманында ул бик популяр  һәм татар ашлары турындагы бердәнбер басма буларак тарихка кереп кала. Шуннан соң Юныс ага бер-бер артлы хуҗабикәләр, булачак аш-су осталары өчен милли татар ашларының уникаль рецептлары китапханәсен булдыра. Алар татар, рус телләрендә бик күп тапкырлар нәшер ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина.

Якташыбыз хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев