Тәмте авылында батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды
Районыбызның Тәмте авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Әлеге тантаналы чарада Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ильдар Мөбинов та катнашты. Һәйкәл моннан ике ел элек салына башлый. Әлеге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе - Илья Максимов, ул Тәмте авылы тумасы, бүгенге көндә Алабуга мәдәния һәм сәнгать көллиятендә дизан бүлеге белән җитәкчелек итә. Һәйкәл шушы авылдан чыккан Афанасьевлар гаиләсе һәм авыл халкы ярдәме белән төзелә.
Ленар Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев