Төп бүләк - бозауны алу өчен сертификат тапшырдык
Күптән түгел «Теләче» газетасына язылучылар арасында «Языл һәм бүләк от» акциясе узды.
Акциядә катнашу өчен редакциягә 400 гә якын райондашыбыздан “Теләче” газетасына 6 айга язылганлыкны раслаган квитанцияләр килде. Хәтерләсегез, төп приз – бозауны Олы Тиләҗе авылында яшәүче Сафиннар гаиләсе отты. Быелгы чараның төп иганәчесе – Иске Җөри авылында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Галимбеков Т.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы. Бүген Сафиннар гаиләсенә, төп бүләк- бозауны алу өчен сертификат тапшырдык.
Ә инде, кемнәр әлеге акциядә катнашып, бүләк отмаган – кайгырмасыннар - алда әле безне яңа бәйгеләр көтә. Сезне аларда актив катнашырга чакырып калабыз!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев