Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп Чыршы утлары кабынды

22 декабрь көнне Теләченең төп чыршы утлары кабынды. Әйе, бу көнне район мәдәният йорты каршындагы узган бәйрәмдә районыбызда 13 гыйнварга кадәр узачак чараларга старт бирелде.

Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында Юлбарыс елының безнең район мисалында уңышлы үтүен, алга куелган барлык максатларга ирешүебезне билгеләп үтте. Үзенең тәбрикләү сүзендә: “Авыл хуҗалыгы тармагында да, социаль-икътисадый юнәлештә дә телгә алып сөйләрлек эшләребез, уңышларыбыз бар. Киләсе Куян елында да шушы үрнәктә, шушы рухта эшләргә, яшәргә язсын. Илләр тыныч булсын, барыбыз сау-сәламәт булыйк! - диде. Район башлыгының чыгышын дәвам итеп,  чара кунаклары, республикабызның танылган эстрада артистлары Гүзәлем белән Салават Миңнеханов үзләренең дәртле җырларын башкардылар. Аларның җырларын Кыш бабайлар белән Кар кызлары йөреше һәм районыбыз үзешчәннәре чыгышы алыштырды. Мәйданга килүчеләр аларга кушылып биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Аеруча дәртле көйләрдән, Кыш бабайлар белән Кар кызлары өләшкән кәнфитләрдән, прәннек-печеньеләрдән балалар кәнәгать калды. Алда безне күңелле бәйрәм чаралары көтә, аларда актив катнашыйк, хөрмәтле райондашлар! 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев