Төп максат - экологик проблемаларга игътибарны җәлеп итү
Бөтендөнья җир көне 22 апрельдә билгеләп үтелә һәм кешеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау, карау, берләштерү өчен үткәрелә.
Төп максат - экологик проблемаларга игътибарны җәлеп итү, яшелләндерү, территорияләрне чистарту һәм планетага сакчыл карауны үз эченә алган.
Теләченен беренче номерлы балалар бакчасы экология юнәлеше буенча даими эшчәнлек алып бара. Бу матур чара да читтә калмады. Зурлар төркеме балалары, тәрбиячесе Раилә Наил кызы белән, бик матур күңел ачу чарасы оештырды. Урманнарның файдасы, һава, су проблемалары, табигатебезгә сакчыл караш, экологик тәрбия буенча әңгәмә алып барылды.

Чараның үзенчәлеге – табигатьне саклау өлкәсендә эшләүче хөрмәтле кунаклар катнашуы булды. Бу тәрбияви һәм җылы бәйрәмне Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать заказнигы җитәкчесе Илшат Шәйхетдинов, тыюлыгының әйдәп баручы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара Абрахманова, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль идарәнең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгече Юсупзянова Гузель игътибар белән күзәттеләр. Очрашу ахырында кунакларыбыз балаларга истәлекле бүләкләр, педагогларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев