Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормыш сукмагын җырлап…

Субаш авылында яшәүче Ксения Максимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары һәм район җитәкчелеге тәбрикләде.

Ксения Александровна биш балалы гаиләдә үсәләр. Бик иртә колхоз эшенә тотына. 15 яшендә  күпләп капчык ямый. Көнгә 30 данә ремонтлаган вакытлары да була. Пөхтә эшләгәнлектән, кайда соң иде әле моның тишеге, дия торган булалар. Соңрак абыйлары белән тракторда эшли. Агач сәнәк белән салам да җыя. Терлекчелек тармагында тирес тә чыгара. Кая кушсалар, шунда җиренә җиткереп хезмәтен башкара. Арча, Саба, Казанга симәнә илтәләр. Үзеннән зурырак капчыкларны иңенә салып ташыганын әле дә әрнеп сөйли. Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый, хуҗалыкка ярдәм итә. Авырлыкларны җырлап җиңә. Авылда чаралар аннан башка узмый. Туган көнендә дә  безне милли киемнәрдән каршы калды ул. Яшьлегендә бик күп чиккән, теккән. “Чигәргә бик яраттым, әле дә алар истәлек булып саклана”, - дип хәтирәләрен яңартты. 

Тормыш иптәше  Александр белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.  Бүген улы  Василий, килене Зоя белән гомер кичерә, өч оныгы бар. Җырга мәхәббәте бүген дә югалмаган. Тормышның бары матур якларын гына күреп, якыннарына рәхмәт әйтеп яши. Шат күңелле, ачык йөзле  Ксения Александровнаның  озын гомер итүнең сере дә нәкъ менә шундадыр, мөгаен.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев