Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Торойсын бәйрәме күңелле үтте

12 июнь көнне районыбызның Субаш һәм Иске Карабаян авылларында шаулап-гөрләп Тройсын бәйрәме үтте.

Борынгыдан килгән бу матур йола бу ике авылда да   һәр ел саен үткәрелеп килә. Хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган. Хәзер ул Сабан туе бәйрәме традицияләрен дә үз эченә ала. Быелгы Торойсын алдыннан да, йоласына туры китереп,  авыл буйлап гармуннар уйнап,  бүләкләр дә җыйды авыл хаклы. 

Торойсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев