Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тоткарлык тудыралар

Быел кар мулдан яуды. Әлеге бураннарга карап өлкәннәр үзләренең яшьлек елларын искә төшерде.

“Капканың өсләреннән йөргән чаклар булды,  ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ишекләрен  кардан ачып чыгардык”, - дип искә ала алар.  Бураннарда бар кеше пошаманга төште. “Кайчан юл ачылачак, киңәйтеләчәк”, - дип социаль челтәрләр зарлар белән тулды. Авыл җирлекләрендә, Теләче үзәгендә техника тавышы тынып тормады. Бу эштә булучылар төннәрен дә хезмәттә булды.  Ләкин арабызда чистартылган юлга ишегаларыннан кар чыгарып түгүчеләр дә юк түгел. Аның  биләмәсе чиста булсын, башкасы кызыксындырмый. Ә урамдашлары карны бакчасына түгә. Күршеләренең кисәтүләрен дә ишетми. Шулай итеп башкаларны да куркыныч астына куя. Янгын, ашыгыч ярдәм машиналарына да тоткарлык тудыра. Мондый кешеләр  административ җаваплылыкка тартыла,  штраф суммалары да аз түгел. Шунлыктан машина йөри торган юлга кар ташлаганчы бу хакта уйлансак иде.  Кеше хезмәтен бәяли белмәсәк тә,  штраф түли башлагач, бер дә түлисе килмәс.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев