Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзелеш эшләре бик интенсив бара

Бүген, ягъни 4 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, “Россельхозбанк” банкының Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фәрхад Борһанов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында бер мең баш терлеккә исәпләнгән һәм үз саву залы булган терлекчелек комплексы төзелеше белән танышты.

Йөреш вакытында күренгәнчә, төзелеш эшләре бик интенсив бара.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш эшләрен Киров өлкәсенең җаваплылыгы чикләнгән  “Приора+” ширкәте төзүчеләре алып бара. Бүген биредә дүрт бригада, кырыкка якын эшче һәм белгеч хезмәт куя. Һәм алар комплексының беренче өлешен, ягъни биш йөз сыерга исәпләнгән терлек торагын һәм саву залын 2024 елның май аена тапшыру максатын куя.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев