Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп призга сертификатны хуҗасына тапшырдык

Инде язып узганыбызча, 16 июль көнне, Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” чарасында, “Теләче” район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Әлеге “Языл һәм бүләк от” акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 700 гә якын булды. Акциядә уйнатылучы Төп призыбыз – колын, Теләче авылында яшәүче Рәйсә апа Нәбиуллинага чыкты. Бүген нихаять, әлеге призга сертификатны хуҗасына тапшырдык.  Бүләкнең  быелгы спонсоры – райондашыбыз, танылган фермер, спорт мастеры Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин. Аңа чиксез рәхмәтләребезне җиткезеп, эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек теләп калабыз!

Ә инде, кемнәр әлеге бәйгедә бүләк отмаган – кайгырмасыннар -  алда әле безне яңа бәйгеләр, яңа чаралар көтә. Сезне тагы  да актив катнашырга чакырып калабыз!

Зөлфия Ибраһимова.

_______________________

Сүз уңаеннан, акциядә катнашып, бүләкләр откан райондашларыбызның, тиз арада, үз бүләкләрен алып китеп бетерүләрен сорар идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев