ТР Дәүләт Советы Рәисе яшь теләчелеләргә паспортлар тапшырды
Кичә районда “Бердәм Россия” көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетта яшәүче 15 яшь кешегә беренче паспортларын тапшырды.
“Киләчәк” яшьләр үзәгендә узган чара “Гражданлык сәгате” республика акциясенең бер өлеше иде.
-Сезгә укуыгызда уңышлар һәм яхшы билгеләр генә алуыгызны телим. Теләчедә уңышлы үсү һәм үзеңне табу өчен бөтен шартлар тудырылган. Сезне яңа җиңүләр һәм казанышлар көтсен”, - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев