ТР Муниципаль берәмлекләре Советы конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналистлык эшләре конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
Быел конкурсларга 15 номинация буенча 184 гариза бирелгән иде, шул исәптән: «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына – тугыз номинация буенча 104 гариза, журналистлар конкурсына – алты номинация буенча 80 гариза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев