Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тракторчы Гөлбикә

“Утлы сугыш чорында хатын-кыз язмышы” дигән теманы мин юкка гына сайламадым. Беренчедән, халык хәтере өчен изге көн – Бөек Ватан сугышында җиңүгә 78 ел тула, икенчедән, тормышны әнисез, гомумән, хатын-кызсыз күз алдына китереп булмый.

Бөек Ватан сугышы тарихта мәңге җуелмас фаҗигале эз калдырды: уннарча миллион кешенең гомере өзелде, аннан да күбрәге гомерлеккә аяксыз, кулсыз, бер сүз белән әйткәндә, гарип калды. Гөрләп чәчәк атып утырган йөзләрчә, меңнәрчә авыллар, шәһәрләр юкка чыкты. Совет халкы хәерчелекнең соңгы чигенә җитте. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Бүгенге яшьләр бу сугышны күбрәк кинолар һәм китаплар буенча гына беләләр һәм еш кына аны  “катюша”ларның җиңүле залплары, солдатларның массакүләм батырлыклары рәвешендә күз алдына китерәләр. Явыз дошман белән көрәштә үз-үзләрен аямаган сугышчыларыбыз көннән көн кими бара. Алар исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк! Кызганычка каршы бүген мин сезгә сөйләячәк героем инде бу тормыштан бакыйлыкка күчкән. Ул Гөлбикә апа Фәттәхова. Мин бу эшемне башкару өчен куп төрле эзләнү эшләре белән шөгыльләндем.Гөлбикә апаның Түбән Саурыш авылында гомер итүче кызы Афзалниса апа белән очраштым.Ул әнисе турында белгәннәрен бик яратып, горурланып сөйләде. Олы Мишә авылында тормыш итүче малае Рахимҗан абый да әнисе турындагы истәлекләр белән бик теләп уртаклашты. Ә хәзер минем  сезнең  белән Гөлбикә апа турында туплаган истәлек- материаллар белән уртаклашасым килә.                                       

    1924 елның октябрь аенда Саба районының Түбән Шытсу авылында  Фәттәхетдин абый белән Мәрьямбикә апа гаиләсендә бер матур кыз дөньяга аваз сала. Аңа Гөлбикә дип исем кушалар. Гаиләдә 9 бала. Тормыш итү бик авыр. Ачлык, ялангачлык үзенекен итә.9 баладан бары тик Гөлбикә генә исән кала. Гөлбикә ай үсәсен көн үсә дигәндәй,әллә ни арада үсеп буйга җитә,тик матур яшьлек бөреләнеп чәчәк аткан чакта сугыш башлана. 17 яшен тутырган яшь кызны окоп казырга  җибәрәләр. Кыш.Үзәкләргә үтәрлек салкын, ләкин эшләргә кирәк.Эшләгәч , тәнгә бераз җылы йөгерә, әз генә туктадыңмы, салкын шунда ук калтырата башлый.

1942 елны авылда бер ир заты да калмаганлыктан (эшкә ярарлык ирләр сугышка киткәннәр) Гөлбикәгә тракторга утырырга кушалар.Тракторга утырасын белгән шикелле, 1940 елда кызлардан беренче булып тракторчы һөнәрен үзләштергән була. Башта заправкада эшли,соңрак көпчәкле тракторга утыра.Фәйзрахман исемле абый белән бергә эшлиләр.Соңрак Фәйзрахман абыйны сугышка алалар. Гөлбикә,Зәйтүнә Билалова,Вәлия Заһидуллина,Наһар Хәбибуллиналар белән ялны белмичә эшлиләр.Ягулык бик нык исәптә чаклар. Кызлар барлык авырлыкларга да түзәләр,алдынгылыкны бирмиләр. Берничә тапкыр хезмәтләрен хөрмәтләп бүләклиләр кызларны.Гөлбикәгә һөнәре авыр,җаваплы булса да бик ошый. Тракторын бик ярата ул.

Бәхетсезлеккә очрамаган булса, бәлки эле эшләгәндә булыр иде, тик нихәл итәсең. Баландыш авылыннан бераз өстәрәк “Үрнәк” колхозы урнашкан булган. Менә шул колхоз кырларын эшкәртергә җибәрәләр Гөлбикәбезне. Ул үзе генә килми монда, ә иптәшкә 13 яше тулган авылдаш кызны да ияртә.Эшләп йөргән җирдән,трактор көйсезләнеп китә.Гөлбикә,  кызга тракторда утырып торыга кушып, МТСка кайта.Кешеләр кирәкле запчастьләр алып килеп, тракторны төзәтеп китәләр. Кызлар яңадан эшкә тотыналар, тик озак эшләргә туры килми .Трактор эче-тышы күренмәслек төтен чыгарып эшли башлый. Гөлбикә рульне 13 яшьлек кызга бирә дә, мин сиңа яулык болгап барам дип үзе кабинадан төшә.Гөлбикә апа нишләп күренми икән дип кыз тракторны туктатып кабинадан төшсә, өнсез кала.Гөлбикә авыр ыңгырашып  җирдә ята,көпчәкле трактор Гөлбикәнең аягы өстеннән чыккан.Кыз бар көченә авылга йөгерә,ярдәмгә кешеләр чакыра. Гөлбикәне Саба больницасына алып киләләр. Аягындагы тула оекны салдырганда балтыр ите кубарылып тошә. Умырылган җирләрне тегәләр,ләкин үкчәне карамыйлар. Үкчә сөяге чәрдәкләнгән була.Өч ай больницада ята Гөлбикә. Сызлаулары әзрәк басылса, җырлап җибәрә икән кыз.Аның шундый халәттә булып та төшенкелеккә бирелмәгәненә шакката авырулар.

Өч айдан соң өенә кайта Гөлбикә. Хәл белергә иптәш кызлары гел килеп торалар.Әз булса да сызлауларын онытып торыр дип беркөнне кызлар Гөлбикәне клубка алып чыгалар.Ул вакытта электр юк,сукыр лампа яктысы гына. Клубка бер телсез егет килеп керә.Бу егет телсез булгач, сугышка бармаган. “Менә кызлар күп,кайсын сайлыйсың”,дип сорыйлар икән моннан. Бу егет Гөлбикәне төртеп күрсәткән. Галимҗан бу авылга килгәләп йөри башлый, Гөлбикәләрдә ешрак булырга тырыша. Гөлбикәне Галимҗанга кияүгә бирәләр. Егет телсез булса да бик тырыш,кулыннан гөлләр тама.Чокырлар, савыт-сабалар ясый,сепараторга шистерня кырып бирә, тимерчелектә эшли.Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Кыска гомерле булып яратылгандыр инде, 37 яшендә Галимҗан абый үлеп китә. Иң кечкенәсенә яшь ярым була.Гөлбикәнең тән ярасы өстенә җан ярасы өстәлә.Тормыш тагын да катлаулана: дүрт баланы тәрбияләргә, кыш көне ягар өчен утын юнәтергә, сыерга җитәрлек печән әзерләргә кирәк.Болар барысы да Гөлбикә өстендә. Аяк төзәлми, сызлауларын балаларга сидерми Гөлбикә. Кешегә тегү тегә, бәйли.”Әни тегү теккәндә без өстәл астында алмаш-тилмәш аның сызлаган аягын уа идек”, дип искә ала кызы Афзалниса апа. Шулай мең төрле газаплар чигеп , сызлауларына тешен кысып дүрт баланы тәрбияли,укыта Гөлбикә апа. Балалары бераз үскәч, кул арасына керә башлыйлар.Гөлбикә апага булышалар. Бик акыллы, тәрбияле балалар үстерә ул. Трактор өстеннән чыккан аяк бер дә төзәлми, үзе үлгәнче чи җәрәхәт үзәгенә үтә. Яраны чистартып,көн дә үзе бәйли, ләкин балаларына күрсәтергә тырышмый. Эх, бу сугыш дигән афәт булмаса, бәлки, Гөлбикә апаның да язмышы башка төрлерәк булыр иде.51 ел шушы җәрәхәт белән тилмерә ул, 69 яшендә үлеп китә. Үлгәнче малае Рәхимҗан абый , килене Миңзифа апа гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.

 

 Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булган.Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хәле фронтта да,тылда да әйтеп бетергесез кыен булган. Кая гына булса да һәр кешедән гаять зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителгән. Җиңү исәпсез –хисапыз корбаннар бәрабәренә яуланган.Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелгән.Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямаганнар,соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калганнар. Намусларына тап төшермәгәннәр.Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калганнар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый. Алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.

   Кире әйләнеп кайтмаган кешеләрнең бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Урманда,колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез.Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан !

            Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичергән, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата, без йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

 Шәймәрдәнов Әмир Фәнүс улы,  Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе.  Җитәкчесе: Борханетдинова Резедә Җәүдәт кызы.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев