Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбия чаралары Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлана

Уку елы башында ук Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгын каршылау буенча чаралар планы төзелде.

Аның нигезендә һәр айда конкрет эшләр башкарылды, юбилей стендлары ясатылды, элмә такталар эшләнде, күргәзмә-макетлар ясалды, рәсем, шигырь конкурслары, флешмоблар, тәрбия сәгатьләре үткәрелде, сугышта катнашкан укытучылар турында презентация, мәктәп тарихы буенча фотоколлаж, видеоролик эшләнде. Югары сыйныф укучылары хәзерге вакытта Россия армиясе сафларында хезмәт итүче егетләргә рәхмәт хатлары язды һәм аны мәгариф бүлегенә тапшырды. “Үлемсез полк” акциясендә 21 укучы һәм укытучылар катнашып, үзләренең гаилә архивындагы иң якты хатирәләре белән уртаклашты. Болар барысы да үз вакытында мәктәп сайтының яңалыклар бүлегендә, инстаграм аккаунтында яктыртылып, авылдашларыбыз, райондашларыбыз хозурына җиткерелде һәм бәяләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев