Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тәрбияләү мәктәбе” укулары

Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә «Тәрбияләү мәктәбе» дәресләре үткәрелә.

Дәресләр үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның якыннарын, социаль хезмәткәрләрне консультацияләүгә, укытуга һәм кирәкле мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Укыту теоретик белемнәрне арттыру һәм практик тәрбия күнекмәләрен үзләштерү буенча төркем белән, шулай ук индивидуаль рәвештә үтүче бушлай шөгыльләнүләрне күздә тота. Шушы көннәрдә өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбия кылучы туганнары һәм социаль хезмәткәрләр өчен "Зәгыйфь кешеләрдә кискен респиратор авыруларны, гриппны һәм вируслы инфекцияне профилактикалау" дигән актуаль тема буенча төркемле дәрес оештырылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова Фәридә Ринат кызы төп профилактик чаралар турында җентекләп сөйләде, иммунитетны күтәрү алымнары белән уртаклашты, килүчеләргә буклетлар таратты. Шулай ук ул тагын бер кат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясауның мөһимлеген ассызыклап үтте. Нәтиҗәдә, тыңлаучылар көндәлек тормышта кулланырга мөмкин булган, тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итүче бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев