Туган яктан килгән җылылык
«Күпме хисләр, кичерешләр Үткәрде бүген йөрәк. Бердәмлек таулар күчерә, Бергә булырга кирәк!» (Тәслимә Корбанова)
Махсус хәрби операция бездән бик еракта кебек тоелса да, берәүне дә битараф калдырмады. Уйлый белгән һәркемнең йокысын качырды. Ил буенча өлешчә мобилизация башланып, кемнең улы, кемнең кияве, кемнең ире, әтисе хәрби өйрәнүләргә алынгач, бу исәпнең бөтен кешелек башына төшүен аңлаучылар көнләп түгел сәгатьләп артты. Илкүләмендә төрле төркемнәргә берләшеп фронтка дип оек-бияләй бәйләүчеләр, үзеннән ярдәм күрсәтергә омтылучылар артканнан-арта бара. Илебездә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, әлеге изге эшкә Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылып, “Туган яктан-җылы оекбашлар” дип исемләнгән акция оештырдылар. Авылыбыздан мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү йөзеннән мәдәният йортының зур залына җыелып, йон оекбашлар, бияләйләр бәйләү эшен башлап та җибәрдек. Гармун телләренә кушылып, моңлы җырлар җырлый-җырлый кемнәрдер йон тетә, икенчеләре эрли, өченчеләре ката, калганнары оекбаш, бияләй бәйли. Күңел җылысын, бөтен йөрәк назын кушып бәйләнгән җылы оекбаш-башмаклар солдатларга ярдәм итәр дигән ышаныч белән башкара алар бу эшне. Соңгы елларда сарык асрау белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә булса да, үзләре белән йоннар, эрләү өчен кабага кадәр алып килгән авылдашларыбызга зур рәхмәтле мәдәният хезмәткәрләре. Чөнки сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җылырак та була бит... Җылы оекбашларны өйдә бәйләп тә, кибеттән сатып алып та ярдәм күрсәтүчеләр күп булды. Ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм,-диләр бит. Изге гамәлдә үз өлешен кертүчеләр өчен өстәлгә җиләкле чәйләр һәм кайнар бәлешләр куелды.
Әлеге җылы киемнәр егетләребезнең аякларын гына түгел, җаннарын да җылытсын, аларны туган якларына тартып торсын иде!
Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре Алсу һәм Резедә Фәләховалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев