Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тукайленд

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк» район бәйгесе кысаларында Таңчулпан Гыйлаҗова язмасын тәкъдим итәбез.

Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның иң танылган әкият геройлары белән һәркайсыбыз таныш. Ә аларның без белми торган серле кичләре турында ишеткәнегез бар идеме? Әйе-әйе, әкиятләрдән арып кайткач, алар барысы бергә "Туган авыл"дагы Шүрәле урманына җыелалар да, үзләре белән булган хәлләрне сөйлиләр, ди...

Менә кичә дә, сәгать төнге унике тулып, Шүрәленең Былтыр бүләк иткән чәйнеге кайнап чыккач, кайсы каһвә, кайсы сөтле чәй ясап, җылы учак янына утыганнар. Сүзне йорт хуҗасы Шүрәле үзе башлаган:

– Ягез, туганнар, бүгенге җыелышта һәрберегезгә дә көн вакыйгаларын сөйләргә чират җитәр, – дип, калын вә хәйләкәр тавышы белән сүз башлый, –  Сезнең рөхсәт белән, үзем башлыйм әле... Ләкин алдан ук кисәтәм, сезне бүген баллы вакыйгалар көтмиячәк,–диде дә, сәер караш белән иптәшләрен бер кат карап чыкты.

Кардәшләренең каршы килмәүләренә инангач, тамак кырып, сүзен башлап җибәрә:

– Бүген шәһәргә чыктым! – шунда ук барлык геройлар "аһ-ваһ" килештеләр, чөнки шәһәр эчендә йөрү – иң куркынычы, хәтта бернинди бүреләр һәм балта да шәһәрдәге автомобильләрдән куркыныч түгел иде алар өчен. Дусларының сүзнең нәрсә турында барганын белүен аңлагач, Шүрәле иптәш дәвам итә, – Автомобиль!

Барлык җәнлекләр, әйтерсең лә шушы сүздән генә шүрлиләр: Кәҗә белән Сарык күзләрен чытырдатып йомдылар, менә хәзер үзләре шәһәр эчендәмени! Акбай Су анасына якынрак булырга тырышты – ул да дерелди, ә Су анасы үзен тыныч тотарга тырышса да, никтер, күзләрен зур итеп ачып, коточкыч вакыйганы тыңларга кереште...

– Ә беләсезме, иң куркыныч автомобильнең нинди икәнен? – дип кызыксыну уяттырга тырышып сүзен дәвам итте Шүрәле әфәнде, – иң куркынычы – тик торучы автомобиль!

Барлык геройлар сәерсенеп бер-берләренә һам Шүрәлегә караштылар. Батырлык туплап, Күбәләк:

– Әй, әкият сатма, тик торган автомобильнең нинди куркынычы булсын ди инде? – диде.

– Ә мин менә шулай дим! – югары тавышын баса төшеп, Шүрәле тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте. – Тыңлагыз: мин дә сезнең кебек үк ул дүрт тәгәрмәчләрнең тик торуыннан начарлык тапмый идем. Ләкин бүген! – барлык геройлар бу сүзләрдән куркуга төште, – җәмәгать транспортыннан төшкәч, автомобильне урап узып, каршы яктагы туңдырма кибетенә чыгарга булдым. Һәм шунда ук, озак уйламыйча, юлга атладым...

Шүрәле тынып калды. Барысы да аның маңгай уртасындагы мөгезенә игътибар иттеләр. Шүрәле абзый аны, сызлавыннан туктатырга теләп, йомшак кына кагылып куйды. Шуннан соң, барысы да аның гадәттәгедән кәкре булуын күрделәр.

– Исегездә тотыгыз, дуслар, беркайчан да тик торучы автомобильнең алдыннан үтмәгез! – дип кисәтте Шүрәле, – тагын да куркынычсыз булсын өчен, аның артыннан ераккарак китеп юл тотыгыз, чөнки арттан килүче автомобильне үзегез дә, йөртүче дә күрми калырга мөмкин, – шулай итеп Шүрәле дус сүзен тәмамлады...

Торт белән чәй эчкәннән соң, вакыйгалар белән бүлешүне дәвам итәләр:

– Минем алтын тарагымны бүген дә урладылар! – дип уйчан гына башлады Су анасы, – ләкин, борчылмагыз, мин аны кире үземә кайтара алдым.

– Кайчан алтыннарыңны җыеп йөртә башларсың инде, – дип ачуланды аны Гали.

– Алга таба тыңлагыз: – тавышын үзгәртеп, сөйләвен дәвам итте су хуҗабикәсе, – бу юлы урлаучы бик хәйләкәр булып чыкты, тарагымны алып, автомобильләрнең һичтуктамый йөреп торган юлны кичте дә, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Барлык геройлар да шомландылар,

хәзер кайдан табыр икән, диеп, Су анасы алтын тарак.

 

Хатын исә, тормый озак, сүзен башлый:– дуслар, –дидер,

– Калдым ялгыз юл чатында, ә каршымда:

Зур шәһәрдер, автомобиль – барысы да! – кулындагы пыяла чокырдан бер йотым чәй эчкәч, башыннан кичкәннәрне сөйләргә кереште,

– Алар бит бөтен җирдә! Тыкрыкта, урамда, борылыш саен! Юл читенә саксыз чыгу белән, теләсә нинди хатаң алар алдында тәкъдиргә әверелергә мөмкин!

 Учак янына җыелучылар барысы да Су анасының сөйләгәннәреннән тәмам куркуга төшеп беттеләр. Шунда Кисекбаш сүз алып:

 

– Сез нәрсә инде, барысы да алай куркыныч түгел. Иң мөһиме – юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәү! – барысының да тынычланып, кызыксыну белән тыңларга әзер икәнен белгәч, дәвам итә, – Тагын да яхшырагы – җәяүлеләр өчен тротуардан йөрү. Тротуар ул, әлбәттә, җәяүлеләр өчен. Ләкин сак булырга кирәк, чөнки анда да автомобильләр пәйда булырга мөмкин.

– Әйе-әйе, автомобиль янәшәсендә генә түгел, хәтта тротуарда да игътибарлы һәм сак булырга кирәк, – дип дустының сүзен бүлде Карәхмәт батыр.

– Урамда җәяүле үзен тулысынча куркынычсызлыкта хис итә ала торган урын юкмени? – дип борчылды Дию.

– Ник булмасын, бар андый урын, – сүзгә тагын Шүрәле-хуҗа кысылды, – Җәяүлеләр өчен махсус юл! Анда сезгә бернинди дә автомобиль ише нәрсәләр очрамыячак.

Барысын да тыныч кына тыңлап утырган җиде Бүре үзләренә чират җитүен түземсезләнеп көттеләр. Аларга сөйләргә вакыт җиткәч, торып әйтә шул арада Өлкән Бүре, — Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:

– Кардәшләрем, бүген булдык җидебез дә без мәктәптә,

Аңлаттылар безгә анда бик күп нәрсә.

Беләбездер хәзер юл йөрү билгеләрен,

Сөйлик сезгә дә без һәрберен.

 

– Кисәтүче билгелеләр – дип тагын берсе башлый, – автомобиль йөртүчене алдан кисәтү өчен куелалар.

– Алар тигезьяклы өчпочмак формасында булалар, – өченче Бүре өстәде, – ак фонда кара төстә символ, ә кырые кызыл белән йөртелгән була! Кисәтүче билгенең бер почмагы һәрвакыт өскә юнәлгәнен дә онытмаска кирәк!

– Ә өстенлек билгеләре, – дип түземсез генә сүзгә кысылды дүртенче Бүре, – фигурага бәйле түгелләр шул. Алар өчпочмак, ромб, хәтта сигезпочмак формасында да була алалар икән!

– Тыючы билгеләр турында да өйрәндек без! – дип исенә төшерде бишенчесе.

Алтынчы Бүре бик шатланып:

– Әйе-әйе, алар тулган ай сыман ап-ак фонда түгәрәк билгеләр булалар, ләкин алар чикләүләр куя, яки аларны кире кага, – дип үпкәләде ул. Аның сүзен соңгы Бүре дәвам итте:

– Бу билгеләрдә дә кызыл рамка һәм кара тамгалар урнаштырыла...

– Шулай булгач, безгә бу билгеләрне карап йөрергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, зур юлларда сак йөрергә кирәк, дуслар! – Шүрәле әфәнде утырышны шушы рәвешле тәмамлады.

Шулай итеп, барысын да сөйләгәч, таралышты өйләренә әкият халкы.

Ул мәҗлестә мин дә булдым. Чүмеч белән чәй эчтем. Кашык белән бал каптым. Табак белән аш ашадым. Бик күп юл кагыйдәләрен мин шунда белеп кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев