Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тукландыру тәртибе барлык санитар таләпләргә туры килергә тиеш

Теләче районы прокуратурасы, шикаять һәм республика прокуроры йөкләмәсе нигезендә, район мәгариф оешмаларында балаларны тукландыруны оештыру турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Агымдагы елда мәгариф оешмаларының берсендә үткәрелгән тикшерү барышында “Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр” нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Муниципаль килешү (балаларны тукландыруга бәйле контракт) төзегәндә мәгариф оешмалары җитәкчеләре бик игътибарлы, таләпчән булып, бөтен җөмләләрне укып, имзаларга тиеш. Чынлап та, закон тарафыннан бер төрле ризыкны икенчесе белән алыштыру тәртибе көйләнгән һәм шушы таләпләрне килешү төзегәндә, балаларны  ашату өчен ризыкларны кабул итеп алганда, алда әйтелгән кагыйдәләргә таянып эшләү зарур. Таләпләрдән тайпылган мәгариф оешмалары җитәкчеләренә карата район прокуратурасы тарафыннан чаралар  күрелде.

Рәшит Ахунов, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев