Түләр чак җитте
Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. 1 декабрьгә кадәр райондашларыбыз миллек салымын түләргә тиешләр.
Район буенча барлыгы 5157 уведомление халыкка таратылган. Шуның хат аша 2357 һәм шәхси кабинетлар аша 2800е җибәрелгән. Салымнарны түләмәгән очракта һәр көн өчен пеня артып барачак. Эшләр суд приставларына тапшырылса, илдән чыгуны, милек һәм транспортны теркәүне гамәлләрдән туктатып торырга мөмкиннәр. Түләүне барыбер түлисе була, арттырып түләгәнче вакытында түләү хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев