Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Теләчедә

Районга эш сәфәре белән туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов килде.

Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов озатуында,  ”Туган авыл” ял итү комплексында булды. Биредә аларны Рифкать абый  Шафыйков бай тарихлы музее белән таныштырды. Кунаклар Аккош күлен дә кызыксынып күзәтте. Тимерчелек алачыгы да берәүне дә битараф калдырмады. Биредә  ачык һавада җил тегермәне  һәм башкалары да урын алган. Авыл өенә кергән, һәркем үзен балачак иленә кайткан кебек хис итә. Шулай ук, икенче музейда сәгатьләр, уен кораллары, самоворлар һәм башка бик күп кадерле ядкарьләр урын алган. Рифкать абый Шафыйков: “Әлеге музейны эшләп  куйдым һәм үткән тарихыбыз белән башка кешеләрне дә кызыксындыру. Кайлардан гына килмиләр. Кеше кызыксынгач мина да яхшы",- диде сөйләшү барышында.

Икенче  тукталыш Әбде авылы иде. Биредә балыклар  үрчетерүче  Дмитрий Пенкин  хуҗалыгында булдылар. Өч ел элек әлеге өлкәгә кереп киткән  Дмитрий Пенкинның хыяллары, планнары зурдан. Алга таба  биредә ул авыл туризмын үстерергә тели. Үзенең уй- фикерләрен район башлыгына һәм Сергей Ивановка да җиткерде.  Аның  планнары Казан кунагында кызыксыну уятты.

 Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев