Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыл ветераны Хәбибуллина Мөршидә апа белән очрашу

4 нче май көнне,Алан мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Алан авылында яшәүче тыл ветераны Хәбибуллина Мөршидә апа белән очрашу булып узды.

Аларны « Сугыш балалары" диләр. Әйтерсең аларны сугыш тудырган. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.
Алан авылында тыл ветераннары: -Хәйдәрҗанова Нуркамал апа, Хәсәнова Рауза апа, Фәтхуллина Миңзифаапа , Хәбибуллина Мөршидә апа яши. Укучылар белән булган очрашуга Хәбибуллина Мөршидә апа гына килә алды. Ул укучыларга сугыш вакытында күргән авырлыклар турында сөйләде.Балаларның сорауларына жавап бирде. Аларга сәламәтлек теләде, хәзерге тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген аңлатты.
Гүзәлия Җамалиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев