Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тынгысыз Рифкать абый

Эшмәкәр Рифкать Шәфыйковны бер Теләчедә генә түгел, күрше-тирә районнарда, гомумән, республикада белмәүчеләр сирәктер.

Аның эшмәкәрлеге тумыштан. Теләчедә үз эшен ул үзәк урамга сәүдә будкасы куюдан башлаган иде. Хәзер исә районыбызның иң күркәм җирендә урнашкан күңел ачу комплексы хуҗасы. Башкалар белән дә бүлешә Әмма ул үзе тапканны башкалар белән бүлешә белүгә сәләтле эшмәкәр. Чишмәләр төзекләндерә, ата-бабаларыбыз җәфа чиккән Суслонгер лагерына сәфәрләр оештыра, биредә Корьән ашлары уздыра, ел саен Ифтар мәҗлесләре үткәрә. Болары мин ишеткән, белгән хәйрия чаралары гына. Бер дигән тәрбия чаралары булган бу эшләргә ул балалары белән оныкларын да бик теләп җәлеп итә. Узган ел районыбызда “ТНВ - Яңа гасыр” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Алмаш” сериалы Рифкать Зиатдин улын, аның  тарафыннан булдырылган һәм кемнең дә күңеленә хуш килерлек  “Туган авыл” күңел ачу комплексын аеруча танытты. Дөнья буйлап сибелгән татарларыбыз районыбызны  әлеге фильм аша тагын да ныграк белә, таный башлады дисәк, һич тә хата булмас. Чөнки “ТНВ - Яңа гасыр” телеканалын Бөтендөнья татарлары карый. Фильмның үзен хәзер дә әле бер каналда, әле икенчесендә күрсәтеп кенә торалар...

Рифкать абый турында тулырак район газетасының 23 июнь саныннан укый аласыз. Фәнил Нигъмәтҗанов язмасы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев