Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тынгысыз хезмәт

Язны тәмамлап, җәйгә кереп барыш. Кайсы гына тармакны карама, эшнең кызган чагы. Бу киеренкелек ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлегендә хезмәт куючы егетләр һәм кызлар өчен дә искәрмә түгел.

Юл участогы мастеры Райнур Гыймаев җитәкчелегендәге бригада бу көннәрдә М7 Шармыш, Сауш һәм Шәтке участогында хезмәт куя, кыш, яз фасылларында юлда барлыкка килгән чокырларны ямый. Аңарчы апрель аенда алар Әбде авылына баручы юлны, бериш авылларыбыз эчендәге юлларны ямап, рәтләгәннәр. Юл буендагы тукталышларны да, елдагыча, алар буяган, тәрбиясез кешеләр ташлап калдырган чүпләрне дә алар җыйган.

- Көн саен ике әрҗә асфальт түшәп барабыз. Эш ике участокта бара. Мәсәлән, алгы рәттә “КамАЗ” шоферы Хәмит Ахунов, юл эшчеләре  Марат Миңнеханов һәм Рүзәл Шәфыйковлар чокырларны вак таш белән тутырып, махсус сыекча белән сиптереп ябыштырып барсалар, иске асфальт кырып алынган урыннарга юл эшчеләре - Илдар Яруллин, Илнар Мулләхмәтов һәм Рәис Галиев тарафыннан  кайнар асфальт түшәлә. Кайнар асфальтны үзләренә Арчадан “Вольво” шоферы Дамир Нургалиев тиешле вакытка алып кайтып өлгерә, - дип таныштырды мине участоктагы эш барышы белән Райнур Гыймаев. Бер уңайдан ул алдагы көннәрдә юл буенда хәйран баш калкыткан печәннәрне чабарга чыгачакларын да әйтте. Участокта каток белән яңа асфальтны чокырга тыгызлаучы Сөлайман Фәрхуллин, мини-үзтөягечтә эшләүче Айрат Афзалов, “Газель” автомобиле шоферы Рөстәм Шәйхразыев та көндәлек җитештерүчән хезмәттә.

Әлеге бригада бу көннәрдә М7 Шармыш, Сауш һәм Шәтке участогында хезмәт куя, кыш, яз фасылларында юлда барлыкка килгән чокырларны ямый. Аңарчы апрель аенда алар Әбде авылына баручы юлны, бериш авылларыбыз эчендәге юлларны ямап, рәтләгәннәр. Юл буендагы тукталышларны да алар буяган, тәрбиясез кешеләр ташлап калдырган чүпләрне дә алар җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев